Бүген бөтен Россиядә Бөтендөнья хәйриячелек көне кысаларында #ЩедрыйВторник акциясе уза. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре иҗтимагый башлангычны хуплады. Әйтик, Комитет “Казан Кремле” Дәүләт тарихи –архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән берлектә укучылар өчен Татарстан табигый тарих музеена экскурсия оештырылды.
Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеше университетында Татарстанда агач архитектураны үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараның темасы 2019-2015 елларга агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча дәүләт программасын эшләү булды.
Мәскәүнең “Манеж” Үзәк күргәзмәләр үзәгендә XXVI «Зодчество’18» Халыкара архитектура фестивале уза. Аны РФ Мәдәният министрлыгы, РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте уздыра. Чара Россиянең архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышларына багышланган.
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43нче утырышы кысаларында, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы Татарстан Республикасы Законының 4нче һәм 14нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта каралды. Ул федераль закон белән яраклаштыру өчен эшләнгән.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында жюри әгъзалары каршында җиде команданың эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Воркшоп экспертлары сыйфатында профессор С.Берточчи (Италия), профессор А.Препис (Греция), профессор М.Пиветта (Италия) һәм башка вәкилләр катнашты. Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларнын саклау комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Чистай шәһәрендәге 51 мәдәни мирас объектына мониторинг үткәрелде. Алар арасында Поляков һәм Огутовлар йорты, 1833-1840 еллар; Сәүдәгәр П.И.Вязьмин торак йорты, XIX гасырның 1нче яртысы, Башлангыч училище бинасы, XIX гасыр; 1941 – 1943 елларда драматург В.Н. Билль-Белоцерковский яшәгән йорт бар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәчелегендәге делегациянең Томск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, шулай ук җирле татар оешмасы вәкилләре белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе эшендә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты.
Бүген “М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры бинасы (1956 елда төзелгән)” төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты территориясендә Рудольф Нуриевкә һәйкәл ачылды.
Казанда “Шамов хастаханәсе бинасы” мәдәни мирас объектында ремонт-реставрация эшләре тәмамлана, анда Kazan Palace by Tasigo биш йолдызлы отеле ачылачак. Инвесторы – Төркиянең “Polimeks Group" компаниясе. Искәртеп узабыз: бина 10 ел элек – 2008 елда авария хәлендә һәм медицина учреждениеләренең заманча нормаларына туры килми дип табылган иде. Шул чакта анда урнашкан хастаханә башка бинага күчерелде. Компания реставрация эшләрен 2015 елда башлады.
24-26 октябрьдә Свердловский өлкәсенең мәдәни мирас объекларын саклап калу өлкәсендәге тәҗрибәсе өйрәнелде. Бу сәфәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Е.В.Куйвашев арасында агымдагы елның 19 июлендә имзаланган Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында кылындыф.