24-26 октябрьдә Свердловский өлкәсенең мәдәни мирас объекларын саклап калу өлкәсендәге тәҗрибәсе өйрәнелде. Бу сәфәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе губернаторы Е.В.Куйвашев арасында агымдагы елның 19 июлендә имзаланган Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, экологик, гуманитар, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында кылындыф.
Свердловск өлкәсенә сәфәр кысаларында тыгыз эш программасы эшләнгән. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Рәисе Иван Гущин һәм комитеты хезмәткәрләре ике көн дәвамында Свердловск өлкәсендә мәдәни мирас объектларын реставрацияләү, дәүләт тарафыннан саклау һәм мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген башкаруның төп принципларын өйрәнде. Моннан тыш, Екатеринбург шәһәре администрациясе һәм “Екатеринбург шәһәре” муниципаль берәмлегенең мәдәни мирас объектларын саклау буенча “Екатеринбург Тарихи һәм мәдәни мирасны саклау һәм файдалану үзәге” МКУ эше, суд тәҗрибәсе, Свердловски өлкәсенең мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану һәм популярлаштыру өлкәсендә “Свердловск өлкәсе тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклап калу һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге” дәүләт бюджет мәдәният учреждениясе эшчәнлеге белән танышты.
Иван Гущин Свердловски өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау идарәсе башлыгы Евгений Рябинин белән бергә киңәшмә үткәрде, анда тарихи-мәдәни экспертиза әзерләү, алга таба мәдәни мирас объектлары реестрына кертү өчен архитектура һәйкәлләрен ачыклау, мәдәни мирас объектларын реставрацияләү мәсьәләләре каралды.
Эш сәфәре программасында тагын бер пункт Свердлов к өлкәсе мәдәни мирас объектлары: “Колизей” кинотеатры, сәүдәгәр Чувилҗдинның табыш йорты, Г.С.Кудрин йорты, Ново-Тихвин монастыре белән танышу булды. Моннан тыш, комитет вәкилләре Урал тарих һәм археология музее, Екатеринбург тарих музее һәм Екатеринбургнңы тарихи үзәге объектларында да да булды.