Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларнын саклау комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Чистай шәһәрендәге 51 мәдәни мирас объектына мониторинг үткәрелде. Алар арасында Поляков һәм Огутовлар йорты, 1833-1840 еллар; Сәүдәгәр П.И.Вязьмин торак йорты, XIX гасырның 1нче яртысы, Башлангыч училище бинасы, XIX гасыр; 1941 – 1943 елларда драматург В.Н. Билль-Белоцерковский яшәгән йорт бар.
Алар арасында хәзерге вакытта авария хәлендә булган күп фатирлы торак йортлар да бар.
Мәдәни мираас объектларының техник хәлен билгеләү – һәйкәлләрне саклап калуда төп инструментларның берсе. Мониторинг нәтиҗәләре буенча кайбер объектлар өчен техник торыш актлары һәм саклау йөкләмәләре әзерләнгән.
Әйтергә кирәк, Чистай муниципаль районы территорриясендә 150дән артык мәдәни мирас объекты урнашкан. Алар федераль һәм республика дәрәҗәсендә. Бүген бу районның рухи һәм интеллектуаль потенциаль үсеше өчен нигез булып тора.
Әлеге һәйкәлләрне күзәтү районның күп гасырларлы тарихы барлыгын раслый. Чистай тирәсендә борынгы мәчетләр һәм чиркәүләр сакланып калган татар һәм рус авыллары урнашкан. Бүгенге көндә Чистайның шәһәр төзелеше кыйммәте сакланып калган аз катлы биналарда чагыла. Шәһәрдә 1781, 1854 һ1884 еллардагы планировка сакланып калган. Шәһәрнең төп урамнарында матур сәүдәгәрләр йортлары һәм 19 һәм 20 гасылар башында төзелгән җәмәгать биналары күп. Чистайның тарихи үзәге Казан архитекторлары П.Г. Пятницкий, Ф.И. Петонди, С.В. Бечко-Друзин, Л.К.Хрщонович, А.Е. Остовский, Г.Б.Руш, П.Т. Жуковский, П.М. Тюфилин катнашында үзгәртелгән. Алар барысы да Казанда яшәгән.