Бүген “М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры бинасы (1956 елда төзелгән)” төбәк (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты территориясендә Рудольф Нуриевкә һәйкәл ачылды.
Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чарага скульптура авторы Зураб Церетели дә килде. Автор сүзләренчә, ул скульптураны эшләгән вакытта шатлык хисләре кичергән.
Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкиле дә катнашты.