Татарстан Республикасында агач архитектураны үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеше университетында Татарстанда агач архитектураны үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараның темасы 2019-2015 елларга агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча дәүләт программасын эшләү булды.

Бүгенге көндә агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе санала. Комитет быел көздә үткәргән инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча, республика территориясендә 18 һәм 19 гасырларда сакланып калган агач биналар ачыкланган, алар аерым игътибарга лаек. Тулаем алганда, Татарстан Республикасы территориясендә 121 агач архитектура һәйкәле һәм 127 ярымагач объект урнашкан. Аларның иң күбе Казанда – 33 объект.

Агач архитектураны үстерү программасы үз эченә хуҗасыз объектларны ачыклау һәм агач һәйкәлләргә милек документларын формалаштыру, проект-смета документларын эшләү, объектларда реставрация эшләрен үткәрү, белем бирү кластерын оештыру, мәдәни мирас объектларын күчерү юлы белән ачык һавада музей-тыюлык булдыру, эш кораллары музее булдыруны ала.

Татарстанда агач архитектураны үстерү концепциясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган.

- Бүгенге көндә агач архитектура объектлары торган саен күбрәк игътибар җәлеп итә. Без Карелия, Уралны күрәбез, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин. - Хәзерге вакытта Балык Бистәсенең Зур Елга авылындагы XIX гасырда төзелгән мәчет һәм Кама Тамаганың Архангельские Кляри авылындагы 1757 елны Михаил-Архангель чиркәве өчен проект-смета документлары әзер.

Әлеге ике объектка карата ремонт-реставрация эшләре якын арада иганәчеләр акчасына башланачак. 2019 елда программа кысаларында агач архитектураны үстерү чаралары дәвам итәчәк.

Үз чиратында Олеся Балтусова билгеләп узганча, Казанда нибары 68 агач йорт сакланып калган – бу бик аз. “Ягъни бездә тарихи җирлекләрне саклауда Казанда 433 объект бар, аларның  нибары 68е агач һәм ярымташ, ярымагач, хәтта тулысынча агач та түгел. Башка шәһәрләр белән чагыштырганда бу бик аз”, - диде ул.

Александр Попов ассызыклаганча, бүгенге көндә заманча реставрация фәне агач архитектураны саклап калуның берничә ысулын белә. Алар бик гади түгел һәм аларны өйрәнергә кирәк. Аны белгән кешеләр юк диярлек.Ул үз чыгышы ахырында билгеләп узганча, архитектура һәйкәлләрен саклап калу өчен әлеге һәйкәлләрне сакларга теләргә кирәк.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан Татарстан Рөспубликасы территориясендә агач архитектураны үстерүдә катнашу өчен Вологда белгечләрен җәлеп итү мәсьәләләре карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International