«ARTpolis» Халыкара яшь архитектор мәктәбе нәтиҗәләрен тәкъдим итү

2018 елның 16 ноябре, җомга

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында жюри әгъзалары каршында җиде команданың эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Воркшоп экспертлары сыйфатында профессор С.Берточчи (Италия), профессор А.Препис (Греция), профессор М.Пиветта (Италия) һәм башка вәкилләр катнашты. Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

Командалар белем бирү, гомумшәһәр чаралары һәм фестивальләре, күргәзмәләр, Казан дәүләт яшь тамашачы театры өчен төрле формадагы театраль тамашалар үткәрү өчен интерактив трансформацияләнә торган киңлекләр эшләгән. Шулай у эче ишегалды киңлегеннән дә файдалану күз алдында тотыла.

Һәр проект төркеменә җиде концептның берсе: интерактивлык, күчемлелек, вакытлылык, активлык, катлаулылык, мобильлек, бөтенлелекне тормышка ашырырга тәкъдим ителгән булган. Гомум функциональ зоналар кысаларында һәр команда объектны һәм территорияне үстерү концепциясен ничек күзаллавына игътибарны юнәлткән.

 Флоренция университеты профессоры Стефано Берточи билгеләп узганча, “бу хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе – реставрация шартларында урынның рухын аңлый белү, мәдәни мираскка хөрмәт белән карау”.

Флоренция университеты профессоры Микеланджело Пиветта проект төремнәренең эше югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтте.

Фракиянең Демокрит исемендәге университет профессоры, ЮНЕСКО эксперты Алкивиадис Препис белдергәнчә, бүгенге көндә мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә эшләүнең  төп аспекты – “яңа белән иске арасында баланс табу, беренче чиратта иске хөрмәт итәргә, аннары гына яңаны тәкъдим итәргә”. Ул төркемнәрнең эшендә яңа технологияләрдән файдалануга игътибар юнәлтте.

Объект һәм театр территориясен үстерү концепциясе шәһәр һәм республика өчен мөһим. Әйтик, мәдәниятне үстерү җәмгыять һәм икътисад үсешенә этәргеч бирә, әйбәт фон формалаштыруга булыша. Казан дәүләт яшь тамашачы театрының яңа театр-белем бирү үзәге, Казанның төрле яшьтәге кешеләре өчен иҗади үсеш урыны булу потенциалы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International