ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан “Татарстанның мәдәни мирас үзәге” ДБУ җитәкчесе вазифасына Марсель Каюмов билгеләнә. Аны бу вазифага билгеләү турындагы боерыкны 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин имзалады.


28
декабрь, 2018 ел
җомга

27 декабрь көнне Татарстан Республиккасы музей-тыюлыклары һәм тарихи территорияләрдә урнашкан тиешле зоналар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек объектларына карата исәп-теркәү гамәлләрен башкару мәсьәләләренә багышланган Ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе узды.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комитетының беренче утырышы үтте. Утырышны Комиссия рәисе, Комитет рәисе Иван Гущин уздырды.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

22 декабрь көнне Мәскәүнең Фрнция институтында "Генетикасына һәм төп кыйммәтләренә зыян салмыйча территорияләрне яңа функциональ программалаштыру ысулы. Тарихи җирлекләргә "диснеефикацияләү" куркынычы" дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты карамагындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы булды. Ул берничә ел элек реконструкцияләнгән архитектура һәйкәле – Казандагы элеккеге Матбугат йортында узды.


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законнар үтәлешенә мониторинг ясау һәм хокук куллану тәҗрибәсе комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда “ТРда мәдәни мирас объектлары турында”гы ТР Законының гамәлгә ярашлылыгына анализ ясалды.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00дән 20.00гә кадәр Россия Федерациясе дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнаргы кабул итү көне узачак.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

6-7 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Үзәк архитекторлар йортында IV Бөтенроссия мәдәни мирас объектларын саклауны контрольдә тоту инспекторлары съезды уза.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

4 декабрьдән Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында “кайнар линия” эшли.

Мәдәни мирас объектларын саклау, алардан файдалану, популярлаштыру һәм дәүләти саклауга кагылышлы теләсә нинди сорау һәм тәкъдимнәр кабул ителә.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге әгъзалары Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектарын саклау комитеты белән килешү төзү тәкъдиме белән чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International