ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә (Волхонкадагы Утарда) “Ре-Школа” – мәдәни мирасларны саклау һәм торгызу өлкәсе белгечләрен әзерли торган уку йорты ачылды. Бу Россия һәм Франциянең уртак проекты – әлеге өлкәдәге хезмәттәшлек турындагы килешү агымдагы елның май аенда имзаланган.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның элегрәк Орджоникидзе бистәсе дип аталган Соцгород микрорайонының тарихи объектларын карап чыкты.  Чарада Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген «Казанда МАРШ-2018» архитектур воркшопына нәтиҗәләр чыгарылды. Воркшопта катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләре һәм аларны контентлар белән тулыландыру планын тәкъдим иттеләр.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Казанда гомумшәһәр өмәсе узды. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм Комитет хезмәткәрләре “Черек күл” паркы территориясендә өмәдә катнашты.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” Федераль проекты иҗтимагый советының күчмә утырышы узды. Аны Партиянең Генераль советы Президиумы әгъзасы, “Тарихи хәтер” партия проекты координаторы С.А. Попов һәм Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер” проекты Иҗтимагый советы әгъзасы И.И.Гыйльметдинов үткәрде.  


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

29 сентябрь көнне Татарстанда Үзбәкстан Мәдәният көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинның Үзбәкстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Умиджон Абдурахим улы Куконбаев җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Буа һәм Кама Тамагы районнарныдагы ашыгыч төстә реставрация эшләренә мохтаҗ объектларда булды.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республиккасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисенең урынбасарлары билгеләнде.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

19-21 сентябрь көннәрендә Бөек Новгород шәһәрендә II “Россиядә Бөтендөнья мәдәни мирас һәйкәлләре – проблемалар һәм перспективалар” Халыкара фәнни симпозиумы, шулай ук Россиянең ИКОМОС Илкүләм комитеты конференциясе узачак.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

«МАРШ-2018» архитектура воркшопы кысаларында Наринэ Тютчева мәдәни кыйммәткә ия булган объектлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук ихтимал шәһәр мохитын үстерү турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International