“Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 43нче утырышы кысаларында, “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы Татарстан Республикасы Законының 4нче һәм 14нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта каралды. Ул федераль закон белән яраклаштыру өчен эшләнгән.

Үзгәрешләр мәдәни мирас объектларының сак зоналары чикләренең урнашкан урынын график тасвирлакны раслауга, проект документларын карау һәм шәхси торак яки дача йорты төзелеше объектының тышкы күренешен, мәдәни мирас объектларының сак зонасын сурәтләүгә кагыла. Әлеге закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International