Комитет хезмәткәрләре #ЩедрыйВторник Бөтендөнья хәйрия акциясенә кушылды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Бүген бөтен Россиядә Бөтендөнья хәйриячелек көне кысаларында #ЩедрыйВторник акциясе уза. Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре иҗтимагый башлангычны хуплады. Әйтик, Комитет “Казан Кремле” Дәүләт тарихи –архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән берлектә укучылар өчен Татарстан табигый тарих музеена экскурсия оештырылды.

Әйтергә кирәк, Казан Кремле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән. Музей-тыюлык  үзәге территориясендә Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, “Эрмитаж-Казан” үзәге, Ислам мәдәнияте үзәге, Татарстан табигый тарих музее, Туп сарае музее, “Манеж” күргәзмәләр үзәге, Благовещенский соборы тарихы музее урнашкан. Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан экспозицияләр – Бөек Ватан сугышы музее һәм Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее – Сәнгать галереясе дә тәкъдим ителгән.

Табигый тарих музеенда укучылар минераллар коллекциясе, метеоритлар үрнәкләре һәм башкалар белән танышты. Алар шулай ук галәм үлчәвендә үлчәнде, палентологик казу эшләрендә катнашты.

Комитет һәм музей хезмәткәрләре укучыларга Казан Кремле сурәтләнгән истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International