Татарстан Республикасы делегациясенең Томск өлкәсенә сәяхәте

2018 елның 9 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәчелегендәге делегациянең Томск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, шулай ук җирле татар оешмасы вәкилләре белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте делегациясе эшендә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты.

Очрашу барышында Рөтәм Миңнеханов мәдәни мирас өлкәсендә агач, таш архитектурасы мәдәни мирас объектларын, һәйкәлләрен саклап калу бик тә мөһим дип белдерде. Аның сүзләренчә, Томск өлкәсендә мәдәни мирасны саклау буенча күп нәрсә эшләнгән. Ул шулай Татарстанда Мәдәни  мирас объектларын саклау комитеты төзелгәнне искәртте, эшче белгечлекләр әзерләү кирәклегенә басым ясады, Татарстан Республикасы һәм Томск өлкәләрендә татар мәдәниятен, аның үзенчәлекләрен саклап калуга игътибар юнәлтте.

Иван Гущин сәфәр кысаларында Томск өлкәсе Мәдәни  мирас объектларын саклау комитеты рәисе Елена Перетягина белән өлкәнең мәдәни мирас объектларын саклап калу тәҗрибәсен өйрәнде, агач мигъмарият музеенда, Татар бистәсендә булды.

Томск өлкәсендәге татар бистәсе – Томскиның көньяк-көнбатыш чигендә XVII гасыр башында нигез салынган татар җирлеге - шәһәрнең иң тарихи урыннарының берсе санала. Төп урам -  Татар урамы. Бистә шәһәр үзәгеннән хәзерге вакытта корыган Томь елгасының Исток исемле кушылдыгы белән аерылган, шуңа күрә бу урынны икенче төрле Заисточье дип тә атыйлар. Бүгенге көндә Татар бистәсендә 600ләп агач йорт бар. Хәзерге вакытта әлеге районны үстерү концепциясе таләп ителә. Татарстан Республикасы Президенты әлеге территорияне үстерүне методик тәэмин итүдә ярдәм итәргә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International