XXVI «Зодчество’18» Халыкара архитектура фестивале

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Мәскәүнең “Манеж” Үзәк күргәзмәләр үзәгендә XXVI «Зодчество’18» Халыкара архитектура фестивале уза. Аны РФ Мәдәният министрлыгы, РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте уздыра. Чара Россиянең архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышларына багышланган.

Бүгенге көндә Россия шәһәрләре төзелешенең сыйфатын үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре аеруча мөһим. XXVI «Зодчество’18» Халыкара архитектура фестивале – иң яхшы проектлар һәм корылмалар күргәзмәсе, Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең архитектура-шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышларын күрсәтү.

Чарада Россия һәм чит ил архитекторлары, шәһәр төзүчеләр, инженерлар, федераль һәм төбәк хакимияте, бизнес берләшмәләре җитәкчеләре, Россия архитектура-төзелеш тармагының әйдәп баручы белгечләре катнаша.

Күргәзмә эшендә белән Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International