Казанның тарихи җирлеге сак предметына төзәтмәләр кертү проектын Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Фәнни-методик совет утырышында карадылар. Ул комитет рәисе Иван Гущин рәислегендә узды. Проектны «Мәдәни тикшеренүләр һәм экспертизалар үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Юрий Гордеев тәкъдим итте.
Тиздән Каюм Насыйри урамындагы иң борынгы таш мәчетләрнең берсе зур күләмле реставрация эшләреннән соң яңартылачак.
Бүген Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советы ак, зәңгәр һәм кызыл тасмалардан ясалган милли флаг – триколор турында Карар кабул итә. Герб һәм гимн белән беррәттән ул күпмилләтле илебезнең суверенитетын, бердәмлеген һәм үзенчәлеген гәүдәләндерә.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Татарстанның ике районында урнашкан дүрт каберлеккә карата дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын башлап җибәрде. Аларны Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар. Алар арасында 1944 елда һәлак булган хәрби очучыларның туганнар кабере дә бар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренең тарихи үзәгендәге берничә объектта булды.
Бүген кич Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленең икенче өлешен ачты.
16 августтан 18 августка кадәр Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале узачак. Исегезгә төшерәбез, масштаблы вакыйганың беренче өлеше июль ахырында Зөядә узды. Фестиваль эстафетасын Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы кабул итәчәк. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән үткәрелә.
Табигатьнең әлеге матур почмагы Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Ключищи авылында урнашкан. Ул XIX гасыр бакча-парк сәнгатенең кыйммәтле үрнәге булып тора.
Kazan Digital Week чарасына бер ай калды. Форум 9-11 нче сентябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә узачак. Әлеге мәйданчыкта фәнни-техник тәҗрибә уртаклашу, цифрлаштыру һәм импортны алыштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, эшмәкәрләр, IT-белгечләр, Россия һәм дөньяның дәүләт органнары вәкилләре очрашачак. Форумга түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/ru/site/.
Күбәләкне хәтерләткән футуристик бина проекты, археологик мирас объектларының булуына тикшерү үткәргәннән соң, тарихи-мәдәни экспертиза тарафыннан хупланды,