Күбәләкне хәтерләткән футуристик бина проекты, археологик мирас объектларының булуына тикшерү үткәргәннән соң, тарихи-мәдәни экспертиза тарафыннан хупланды,.
“Күбәләк” Подлужная урамында, Фукс скверы белән Кремль яр буе арасында, 5 мең квадрат метр мәйданны биләп алачак.
Комплекс төрле зурлыктагы дүрт бинадан торачак:
- Ике бер катлы йорт Кремль яры буенда урнашачак.
- Террасалы ике ике катлы йорт Фукс скверыннан төшү юлының көньяк тау итәге буйлап урын алачак..
Проект әйләнә тирәдә уңайлы шартлар булдыруны да күз алдында тота: юллар, тротуарлар төзү, яшелләндерү шәһәрне үзгәртеп җибәрер дип көтелә.