Чистайда дини училище бинасын реставрацияләү проектына дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасының уңай бәяләмәсе алынды.
Бу уникаль агач төзелеш Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Баграж авылында урнашкан. Храм 1887-1889 елларда Уфа епархия архитекторы А.В. Перкиц проекты буенча төзелгән. XIX гасыр ахыры авыл культ архитектурасының ачык үрнәге булып тора.
Берничә корылмадан торган утар комплексы мәдәни мирас объекты дип танылып, 2017 елда сак астына куелган. Совет чорында биналарда фатирлар җайлаштырылган булган. Хәзерге вакытта аларда яшәүчеләрне күчергәннәр һәм реставрациягә әзерлек эшләрен башлаганнар.
Айбаш авылында XX гасыр башы мәчете төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләрнең мөһим этабы – бинаның тарихи бурасын торгызу тәмамланган.
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында ремонт-реставрация эшләре проекты Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алды. Бу хакта мәгълүмат бәяләмәләрнең Бердәм дәүләт реестрында басылып чыкты.
«Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа функционал – профилактик визит һәм контроль (күзәтчелек) органнары консультацияләрен уздыруга онлайн-язылу мөмкинлеге барлыкка килде. Яңалык бизнесның тикшерүче органнар белән оператив хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты төбәк күләендә әһәмиятле мәдәни мирас объектында — Горький урамындагы И.А. Суринның Керем йортында реставрация эшләре башлануы турында хәбәр итә.
1833-1840 елларда архитектор Пятницкий проекты буенча төзелгән утарның төп йорты фасадның өч өлешле симметрияле композициясе белән аерылып тора. Аның үзәк чыгынтысы аркатура һәм пилястралар белән бизәлгән. Комплекс составына флигель, таш капкалар һәм ишегалды корылмалары да керә.
Бу утарның биналары – борынгы корылмалар гына түгел, ә кыйммәтле мәдәни мирас объектлары да. Сәүдә склады рәсми рәвештә архитектура һәйкәле статусына ия, ә төп йорт ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Олы Мәме авылында 1892-1894 елларда төзелгән изге кенәз Александр Невский чиркәвен саклауга аерым игътибар бирә.