Экспертлар «Нарышкин-Паулуччи утары паркы»н мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертү турындагы карарны хупладылар

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Табигатьнең әлеге матур почмагы Татарстан Республикасының Югары Ослан районы Ключищи авылында урнашкан. Ул XIX гасыр бакча-парк сәнгатенең кыйммәтле үрнәге булып тора.

Вакыт утар йортының үзен кызганмаган, әмма парк һаман да үзенең матурлыгы белән сокландыра. Элекеге ландшафт дизайнерлары оста итеп бизәгән калкулыклы рельеф үзенчәлекле атмосфера тудыра.

Идел ярыннан, элек Утар булган урынга илтүче юкә аллеясы аеруча матур.

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты башлыгы Иван Гущин билгеләп үткәнчә, парк Нарышкиннар-Паулуччи утар комплексының аерылгысыз өлеше булган. Аның төзелеше юкә аллеясын гына түгел, нарат, имән аллеяларын да үз эченә ала.

Кызганычка каршы, 1917 елгы революциядән соң утар комплексы җимерелә. Утар биналары 2011 елда югалтылган. Әмма паркның сакланып калган территориясе элеккегечә тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия. Паркны мәдәни мирас объектлары реестрына кертү, Татарстан халкына һәм республика кунакларыяратып өлгергән уникаль табигый объектның сакланышын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International