Казандагы "Әл-Мәрҗани" мәчетендә зур реставрация эшләре төгәлләнә

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Тиздән Каюм Насыйри урамындагы иң борынгы таш мәчетләрнең берсе зур күләмле реставрация эшләреннән соң яңартылачак.

 "Эшләрнең күпчелеге төгәлләнде инде, киләсе атнада мәчетне реставрациядән соң ачарга планлаштырабыз", - диде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты җитәкчесе Иван Гущин.

«Әл-Мәрҗани» мәчете императрица Екатерина II шәхси рөхсәте белән, губерна архитекторы В.И. Кафтырев проекты буенча, җирле татар осталары тарафыннан дин тотучылар акчасына төзелә. Ул Татарстан башкаласында төзелгән беренче таш мәчетләр рәтенә керә.

Объектта эшләр ике этапта алып барылды. Аварияләргә каршы чаралар кысаларында барлык конструкцияләр көчәйтелеп, фундаментларны инъекцияләү, стеналарны гидрофобизацияләү, гөмбәз һәм мәчет фасадларындагы ярыкларны ремонтлау, манараны ныгыту һәм түбәләрне рәткә китерү кебек эшләр башкарылды.

Объектта җилләтү, җылылык, кондиционер системалары, эчке суүткәргеч, су агызу, электр белән тәэмин итү системалары һәм аз агымлы электр челтәрләре алыштырылды.

 Реставраторлар мәчетнең фасадларына барокко стилендәге тарихи кыяфәтен кайтардылар, шул исәптән биш тип капительләрне һәм кәрнизләрнең барокко профильләрен торгыздылар, декорны, кәрнизләрне һәм тартмаларны, декоратив-нәфис металл эшләнмәләрне торгыздылар.  

Мәчет тәрәзәләренең тарихи халәте торгызылды, анда өске аркалы фрамугага төсле пыялалар куелды һәм аларның формасы үзгәртелде. 

Тарихи территорияне төзекләндерү, таш койма һәм дүрт янкорма реставрацияләү төгәлләнү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International