Россиянең Дәүләт флагы көне белән!

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. 1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советы ак, зәңгәр һәм кызыл тасмалардан ясалган милли флаг – триколор турында Карар кабул итә. Герб һәм гимн белән беррәттән ул күпмилләтле илебезнең суверенитетын, бердәмлеген һәм үзенчәлеген гәүдәләндерә.

Хәзерге Россиядә ак төс - намуслылык һәм чисталык, зәңгәр төс - намуслылык һәм тугрылык, ә кызыл төс кыюлык, батырлык һәм Ватан өчен коелган кан билгесе булып тора.

Соңгы елларда дәүләт символларының, Россия флагының әһәмияте илебез кичергән кыенлыклар фонында аеруча әһәмияткә ия. Гражданнарыбыз өчен дәүләт символлары кадерлерәк була бара, аларга карата сакчылрак мөнәсәббәт барлыкка килә.

Әлеге күркәм көнне без ватандашларыбызга игелек, иминлек һәм бәхет телибез. Илбезнең һәр кешесе үз Ватаны белән горурлансын, аны яратсын, Ватаныбыз тарихын истә тотсын һәм хөрмәт итсен. Илебезнең чәчәк атуын һәм елдан-ел көчлерәк булуын телибез! Россия күге тыныч һәм чиста булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International