Татарстандагы дүрт каберлекне мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Татарстанның ике районында урнашкан дүрт каберлеккә карата дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын башлап җибәрде. Аларны Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары реестрына кертергә планлаштыралар. Алар арасында 1944 елда һәлак булган хәрби очучыларның туганнар кабере дә бар.

Каберлекләр исемлегендә:

  • 1993 нче елда «Татарстанның халык язучысы» исеменә лаек булган татар әдәбият галиме, язучы һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Мәһдиев кабере;
  • 1944 нче елның 11 февралендә хәрби самолетларны фронтка куганда һәлак булган А.С. Дорофеев, А. М. Екимов, П. И. Крюков, А. Д. Ткебучава, С. Н. Фомичевның туганнар кабере;
  • 1818 нче елда туган мәгърифәтче, дин белгече, фәлсәфәче һәм тарихчы Шиһәбетдин Мәрҗәнинең әти-әнисе кабер ташы.

Өч кабер дә Арча районында урнашкан.

Дүртенче кабер – «Казан ханлыгы җирләрен саклаганда һәлак булганнар кабере». Ул Саба районында урнашкан. Җирләү урыны 15 гасыр уртасына карый.

Экспертиза, контракт төзелгәннән соң, 15 декабрьгә кадәр башкарылачак. Ул объектларның тарихи-мәдәни кыйммәтен билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International