Минтимер Шәймиев: "Хәзерге заман чынбарлыгы шартларында бөтен кешелек өчен уртак булган рухи кыйммәтләргә игътибарны туплау бик мөһим"

2024 елның 17 августы, шимбә

Бүген кич Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленең икенче өлешен ачты.

Исегезгә төшерәбез, республика Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Яңарыш» республика фонды оештырган фестивальнең беренче өлеше быел 26-28 июльдә Свияжск утрау-шәһәрчегендә узды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Болгар бүген меңләгән хаҗиларны, туристларны һәм, иң мөһиме, халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләрне, Борынгы Болгарны үз күзләре белән күреп, үз тамырларын, Идел Буе Болгарының гына түгел, бөтен дәүләтебезнең тарихын мәңгегә истә калдырачак балаларны җәлеп итә. Ул искәрткәнчә, узган ел Болгар тарих-археология комплексына 800 меңнән артык кеше килеп киткән, ә 2010 елда Болгарда нибары 50 мең кеше булган. «2010 елда, "Яңарыш" республика фондын оештырып, без борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызуга керештек. Бөтен халык ярдәме белән без 2019 елга әлеге проектны тулысынча тормышка ашыра алдык. Тирә-юнегездә күргән бар нәрсә – реставрацияләнгән, торгызылган һәм төзелгән бар нәрсә - безнең куллар белән, илебез, республика җитәкчелеге һәм хәйриячеләр ярдәме белән эшләнгән. Беләсездер инде, Болгар тарих-археология комплексы 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде", - дип сөйләде Минтимер Шәймиев. Ул, эшнең бу исемлеккә кертү белән генә тәмамланмавын, иң мөһиме – мәдәни байлыгыбызны саклау һәм арттыру юлы белән алга таба бару, матди булмаган мәдәни мирасны: халык традицияләрен, гореф-гадәтләрен, фольклорын һәм башкаларны торгызуга күчү, дип ассызыклады. Узган ел, хәтерлисездер, без Болгарда иҗат берләшмәләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык кәсепләре, һөнәрчеләр, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән модельерлар катнашында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» халыкара фестивален уздырдык. Милли театрлар башкаруындагы халык эпослары һәрберебездә онытылмас тәэсир калдырды. Тамашачыларның көчле алкышлары һәм катнашучыларның сокланулы бәяләмәләре безне мондый фестиваль хәрәкәтен дәвам итәргә рухландырды. Шуңа күрә быел безнең «Яңарыш» республика фонды республика Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален үткәрә", – дип аңлатты ТР Дәүләт Киңәшчесе. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, фесивальнең исеме заман тәэсиреннән. Соңгы елларда Татарстан төрле илләр вәкилләре арасында диалог, шулай ук халыкара спорт уеннары уздыру мәйданчыгына әверелә бара. Билгеле булганча, көзен Казанда БРИКС илләре башлыклары саммиты узачак. "Шуңа күрә безнең фестиваль дөньяга – дәүләт башлыкларына һәм аларның халыкларына юллама буларак уйланылган - хәзерге заман чынбарлыгы шартларында бөтен кешелек өчен уртак рухи кыйммәтләргә игътибарны туплау, уртак нокталар табу, аларны үстерү һәм ныгыту бик мөһим. Безнең фестиваль моңа ачык мисал булып тора, ул күп милләтле Россия Федерациясенең рухи бердәмлеген һәм халыклар арасында уңышлы милләтара һәм конфессияара диалог мөмкинлеген ачык күрсәтә", - диде ул. Фестиваль ачылганнан соң, гадәттәгечә, Болгарда XIV гасырда төзелгән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Болгар архитектурасының шул ук исемдәге һәйкәле – Кара палата фонында «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Бу борынгы реликвия Болгар тарих-археология комплексының энҗеләренең берсе - ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты. «Кара Пулат» опера-легендасы 2015 елда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» республика фонды инициативасы һәм ярдәме белән фондның 5 еллыгына оештырылган иде. "Кара Пулат" спектакле Болгарда "Яңарыш" республика фонды финанс ярдәме белән мәдәни мирас объектларын популярлаштыруның яңа, заманча чараларын кулланып куелды. Кара палата бинасында заманча яктылык визуализациясе, 3D-maping эффектын кулландылар. Операны куюга әзерлек барышында тарихи-мәдәни мирас объектын саклауга карата барлык таләпләр дә үтәлгән. Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале 16-18 август көннәрендә уза. Аның программасында: VI «Ага Базар» этномәдәни фестивале, «Этномәдәни мирасны саклау һәм үстерү: традиция, мода һәм дизайн» түгәрәк өстәле; «Каләм-гарәби галәм» гарәп язуы каллиграфиясе күргәзмәсе. Фестиваль кысаларында Болгарда «Кадим Әлмәт» этно-музыкаль коллективы (Әлмәт), Malsi Music башкаруында халык җырлары темасына джем, Россиянең Атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Влад Маленко (Мәскәү), «Otyken» Төркеме (Красноярск), Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, «Закария» фолк-төркеме (Казан) чыгышлары булачак, Илгиз, Эльвира, Yummy Music Band башкаруында Илһам Шакиров иҗатына трибьют башкарылачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International