Казанның тарихи җирлеге сак предметына төзәтмәләр кертү проектын Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Фәнни-методик совет утырышында карадылар. Ул комитет рәисе Иван Гущин рәислегендә узды. Проектны «Мәдәни тикшеренүләр һәм экспертизалар үзәге» ҖЧҖ генераль директоры Юрий Гордеев тәкъдим итте.
Казан – төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек. Тарихи җирлекнең саклау предметына шәһәрнең үзәк өлешендә һәм Адмиралтейство бистәсендә урнашкан 426 тарихи кыйммәткә ия объект кертелгән. Алар Казанның тарихи мохитен формалаштыралар.
2023 елда әлеге күчемсез милек объектларына инвентаризация үткәрелде. Нәтиҗәләр буенча Сак предметына төзәтмәләр кертү зарурлыгы туды, чөнки гамәлдәге приказда техник хаталар (икешәр булуы), тулысынча югалган һәм өлешчә җимерелгән объектлар бар.
Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр Казан шәһәре төбәк әһәмияттендәге тарихи җирлекнең территориясе чикләренә һәм саклау предметының башка элементларына кагылмый, ә бары тик шәһәр барлыкка китерүче тарихи кыйммәткә ия объектлар турындагы белешмәләрне актуальләштерүгә генә кагыла.
Тарихи объектларга игътибарның артуы аркасында, әлеге мәсьәлә хакында профессиональ яктан белемле кешеләр белән фикер алышу мөһим иде. Совет әгъзаларының фикере соңгы карар кабул иткәндә исәпкә алыначак.