Kazan Digital Week чарасына бер ай калды. Форум 9-11 нче сентябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә узачак. Әлеге мәйданчыкта фәнни-техник тәҗрибә уртаклашу, цифрлаштыру һәм импортны алыштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен, эшмәкәрләр, IT-белгечләр, Россия һәм дөньяның дәүләт органнары вәкилләре очрашачак. Форумга түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/ru/site/.
«KAZAN DIGITAL WEEK» Халыкара форумы кысаларында, 9-10 нче сентябрь көннәрендә инде өченче тапкыр «Мирасыбыз санда» исеме атсындагы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Чара мәдәни мирас объектларын цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләренә һәм әлеге юнәлештә цифрлы технологияләрне куллануның бердәм ысулларын эшләүгә багышланачак.
Чарага хакимият органнары вәкилләре, мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендәге экспертлар, IT-өлкә белгечләре, фәнни хезмәткәрләр һәм барлык кызыксынган затлар чакырыла.
Фикер алышу өчен төп темалар:
- Мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрын алып бару.
- Һәйкәлләрне саклау өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү.
- Цифрлы технологияләрне археологиядә куллану.
- Мәдәни мирас объектларын мәгълүмати модельләштерү (BIM-технологияләр).
- Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген цифрлы ресурслардан файдаланып башкару.
Узган елларның уңышлы тәҗрибәсе:
«Мирасыбыз санда» конференциясе өченче мәртәбә уздырыла. 2023 елда бу чара Россиянең 40 тан артык төбәгеннән, шулай ук Казахстан һәм Болгариядән килгән катнашучыларның югары бәясен алды.
Конференциянең ике мәйданчыгында, РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, Россия ИКОМОС милли комитеты, Роскадастра, Россиянең баш дәүләт экспертизасы һәм башка оешмалар вәкилләрен дә кертеп, 35 спикер чыгыш ясады.
Чараның нәтиҗәсе буларак, мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә цифрлы технологияләрне куллануның иң яхшы тәҗрибәләрен үз эченә алган материаллар җыентыгы басылып чыкты.
Конференциядә һәм форумда катнашу түләүсез. Моның өчен, 1 сентябрьгә кадәр https://naslediert.com яки https://kazandigitalweek.com/ru/site сайтларында алдан теркәлү кирәк.