Болгар җирлегендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале узачак

2024 елның 16 августы, җомга

16 августтан 18 августка кадәр Болгар шәһәрендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале узачак. Исегезгә төшерәбез, масштаблы вакыйганың беренче өлеше июль ахырында Зөядә узды. Фестиваль эстафетасын Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы кабул итәчәк. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев инициативасы белән үткәрелә.

Ачылу тантанасы 20:00 гә планлаштырылган, әмма төрле чаралар һәм активлыклар 11:00 дә башланачак. Фестиваль кунаклары гарәп каллиграфиясе белән танышачак, традицион ризыклардан авыз итәчәк һәм үзләрен уктан атуда сынап карый алачак. Ачылу тантанасы «Кара пулат» операсын күрсәтү төгәлләнәчәк.

Фестиваль кунаклары өчен шулай ук Мalsi Music, «Зәкәрия» фолк-төркеме, Красноярск шәһәреннән килгән кунаклар – Otyken исеме атсындагы, Себернең төп халыклары музыкаль төркеме чыгышлары планлаштырылган.

Фестиваль, 16 августтан 18 августка кадәр, өч көн дәвам итәчәк. Чаралар узачак мәйданчыкларның эшләү тәртибе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International