Тарихи вакыйгаларны һәм фактларны бәяләү белән бәйле мәсьәләләрне бергәләп тикшерү һәм хәл итү максатыннан, Комитет тарафыннан Туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчыларның эксперт төркемен төзү турында карар кабул ителде.
Комитет рәисе Иван Гущин шушы көннәрдә ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү турындагы боерыкка кул куйды. Комитет һәм «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ экспертлары кергән комиссия Татарстан Республикасы, Теләче районы, Теләче авылы, Ленин урамы, 33 нче йорт адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объекты булган «Изге Богородица Покров» объектын визуаль карап чыкты һәм фотофиксацияләде.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә: Комитет тарафыннан 2019 елның 27 сентябрендә 11.00 сәгатьтә планлаштырылган гавами чаралар уздыру Мәдәни мирас объектларын саклау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен, шул исәптән «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкярләр) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 45 маддәсендә каралган мәҗбүри таләпләрне куллануның проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук төбәк дәүләт күзәтчелеген һәм федераль дәүләт күзәтчелеген оештырганда һәм гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча, 2019 елның III кварталы өчен мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм дәүләт саклавын тормышка ашыру зарурлыгына бәйле рәвештә 2019 елның 15 октябренә 11:00 сәгатькә күчерелә.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча Комитеты социаль челтәрләрдәге («Архитектурасы» каналы һ.б.) хәбәрләргә һәм битараф булмаган гражданнарның Казанның тарихи үзәгендәге революциягә кадәрге брандмауэр стенасын җимерү ихтималы турындагы мөрәҗәгатьләренә җавап бирде.
Бүген Комитет рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты карамагындагы Мәдәни мирас буенча фәнни-методик советның мәдәни мирас объектларын һәм тарихи җирлекләрне дәүләт исәбенә алу секциясе утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин Мәскәүдә РФ Мәдәният министрлыгында «Кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты.
27 сентябрь көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты “Бизнес белән очрашу:мәдәни мирас объектларын саклап калу (җайлаштыру) эшләрен башкарган вакытта мәдәни мирас объектлары милекчеләрендә туган сораулар” темасына түгәрәк өстәл форматында очрашу узачак.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре, рәис Иван Гущин җитәкчелегендә, Санкт-Петербургта булып кайттылар.
ТР мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущинның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы
Киңәшмәдә РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов, «Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС) илкүләм комитеты» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Леонид Кондрашев, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ИКОМОС милли комитеты вице-президенты, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Вәлиев, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Сергеева һәм башкалар катнашты.