Иҗтимагый советның беренче утырышы

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты карамагындагы Иҗтимагый советның беренче утырышы булды. Ул берничә ел элек реконструкцияләнгән архитектура һәйкәле – Казандагы элеккеге Матбугат йортында узды.

Совет составына мәдәни мирас объектларын саклап калу эшенә үзләреннән зур өлеш керткән архитекторлар, реставраторлар, археологлар һәм экспертлар керде. Алар барысы 13 кеше: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, КДМИның фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев, Казан мэриясенең Туризмны үстерү комитетының өлкә фәнни хезмәткәре, Казан шәһәре тарихчы-туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Анатолий Елдашев, “Архитектор Мамлева остаханәсе” ҖЧҖнең директоры һәм баш реставраторы Светлана Мамлева, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, ТР Фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыны фәнни эшләр буенча директоры урынбасары Радик Салихов һәм ТР Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты директоры, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мирасы Югары мәктәбе директоры Айрат Ситдыйков.

Иҗтимагый совет рәисе итеп КДМИның фәнни эшләр буенча проректоры Рафаэль Вәлиев сайланды. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева аның урынбасары булды. Советның сәркатибе итеп ТР Яшьләр хөкүмәте Алла Абросимова билгеләнде.

Мәдәни мирас объектларын саклау турында фикер алышуны башлап, катнашучылар андый объектлар күп дигән карарга килде. Аларны төзекләндерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, аларны Бөтендөнья мирасы һәйкәле дәрәҗәсенә җиткерү зарур.

Иҗтимагый советы әгъзалары көн кадагында торган мәсьәләләр хакында да фикер алышты. Аерым алганда, экспертлар борынгы шәһәрләрне саклап калу буенча программа эшләү, агас архитектураны үстерү, мәдәни мирас объектларын саклап калуга волонтерлар хәрәкәтен һәм яшьләрне бәлеп итү буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Шулай ук кадрлар әзерләү  һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген методик тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде.

2019 елга Советның эш планы турында да фикер алышулар булды. Утырышлар кимендә кварталга бер тапкыр үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International