Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законнар үтәлешенә мониторинг ясау һәм хокук куллану тәҗрибәсе комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Анда “ТРда мәдәни мирас объектлары турында”гы ТР Законының гамәлгә ярашлылыгына анализ ясалды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, утырышны ачып, республикада булган законнар базасының бай тарихи мирасны саклап калудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләлр комитеты агымдагы елда республиканың “Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында”гы Законына башлангыч мониторинг ясаган һәм әлеге закон Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән мәдәни мирас объектларын саклау һәм башка мәсьәләләрдә камилләштерүгә мохтаҗ дигән карарга килгән.
Комитет рәисе Иван Гущин “Мәдәни мирас объектларын саклап калу өлкәсендәге законнарны камилләштерү турында” дигән докладында Юнеско Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән объектлар - Борынгы Болгар, Свияжск утрау-шәһәрчегенең Успение собор-монастыренда реставрация эшләре нәтиҗәләренә игътибар юнәлтте. Аның сүзләренчә, ел саен федераль һәм республика бюджеты акчалары хисабына Татарстан буенча дистәләгән объектта реставрация эшләре башкарыла.
Ул шулай ук тарихи әһәмияткә ия һәйкәлләрне саклау турындагы законны тормышка ашыру процессында очраган төп проблемаларны санап, алга таба камиләштерүне таләп итүче аспектларны әйтеп узды.
“Без мөһим һәм кирәкле эш башкарабыз. Мәдәни мирас объектларын саклау - ул киләчәк буыннар өчен озак вакытлы инвестицияләр”, - дип нәтиҗә ясады Комитет рәисе.
ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев республика законының йөзләгән тарихи-мәдәни, архитектура һәм археология объектларының сакланышын тәэмин итүен, туристлык өлкәсен үстерүгә яңа этәргеч һәм әлеге өлкәгә инвестицияләр җәлеп итүен билгеләп үтте.
Утырышта шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтының фән буенча проректоры, Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советының Россия комитеты вице-президенты, ЮНЕСКО кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко чыгыш ясады.
Утырыш эшенә нәтиҗәләр ясап, Юрий Камалтынов Татарстан өчен тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау темасының аеруча актуаль булуын белдерде. Аның сүзләренчә, дәүләт әлеге проблема белән җитди рәвештә кызыксына. Муниципаль хакимиятләрнең мәсьәләнең әһәмиятен аңлавы - мәдәни мирас объектларының сакланышы һәм аларның киләчәк буыннарга тапшырылу дәлиле булып тора.Табылган һәр таштан “тарихи әһәмияткә ия экспонат” ясаган илләр бар. Безнең җирләр тарихи материалларга бай, һәр районда диярлек архитектура һәйкәлләре, археологик чыганаклар бар. Әлеге байлыкның кадерен белергә, халык мирасын сакларга өйрәнү зарур.