22 декабрь көнне Мәскәүнең Фрнция институтында "Генетикасына һәм төп кыйммәтләренә зыян салмыйча территорияләрне яңа функциональ программалаштыру ысулы. Тарихи җирлекләргә "диснеефикацияләү" куркынычы" дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарада Федерация Советының Мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Сергей Рыбаков, Россия стратегик тикшеренүләр институтының Тарихи-мәдәни территорияләрне өйрәнү, саклап калу һәм үстерү үзәге җитәкчесе Олег Рыжков, "Архнадзор" иҗтимагый хәрәкәте координторы Рөстәм Рахматуллин катнашты. Моннан тыш утырышта Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Сәлахов катнашты.
Чара барышында "Ре-школа" мирасны саклап калу һәм ревалоризацияләү мәктәбе студентлары башкарган тарихи җирлекләрне тикшерүнең беренче нәтиҗәләре, шулай ук аларны үстерү юнәлешләре турында фикер алышынды.
"Ре-школа" - мәдәни мирасны саклап калу һәм ревалоризацияләү өлкәсендә халыкара белем бирү проекты. Ул Россия Мәдәният министрлыгы, Франция Мәдәният министрлыгы һәм Франция-Россия "Трианон диалогы" ярдәмендә оештырылган. Белем бирүнең максаты - тарихи, мәдәни һәм архитектур мирасны саклап калу өлкәсендә профессиоаль компетенцияләрне камилләштерү һәм үстерү.
Искәртеп узабыз: укуда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм республика муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнаша.