Мәскәүдә IV Бөтенроссия мәдәни мирас объектларын саклауны контрольдә тоту инспекторлары съезды уза

2018 елның 7 декабре, җомга

6-7 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Үзәк архитекторлар йортында IV Бөтенроссия мәдәни мирас объектларын саклауны контрольдә тоту инспекторлары съезды уза.

Чараның программасы хезмәт вазифаларына архитектура һәм археология һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре кергән мәдәни мирас объектларын саклау инспекторларына адресланган.

Съезд программасы кысаларында мәдәни мирас объектлары торышы, аларны карап тоту, саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге мәсьәләләре, административ тәҗрибә хакында фикер алышу үткәрелә.

Шулай ук мәдәни мирас объектларын саклап калу белән бәйле иск гаризалары бирү, законнарна кертелгән үзгәрешләрне истә тотып Реестрны алып бару, ачык битне алу турындагы хәбәрләмәләрне бирмәгән өчен археологларны җаваплылыкка тарту мәсьәләләре хакында да сөйләшенде. Законлы көченә кергән суд карарларын үтәү проблематикасы, мәдәни мирас объектларын тартып алу мәсьәләсе (73-ФЗның 54нче маддәсе) күтәрелде.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләре дә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International