4 декабрьдән Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында “кайнар линия” эшли.
Мәдәни мирас объектларын саклау, алардан файдалану, популярлаштыру һәм дәүләти саклауга кагылышлы теләсә нинди сорау һәм тәкъдимнәр кабул ителә.
Мөрәҗәгать итү өчен теләгән һәркем эш вакытында 9:00дән 18:00гә кадәр 8 (843) 245-01-13 номерына шалтырата яки WhatsApp мессенджер ярдәмендә 8-937-61-50-113 телефонына (тәүлек буе) яза ала.
“Кайнар линия” – гражданнар һәм оешмалар арасында өстәмә элемтә каналы. Кайнар линия һәйкәлләрне саклау өлкәсендә закон бозуларга, шикаять һәм дәгъваларга оператив җавап бирү, шулай ук Комитет эшендә мәгълүмати ачыклык, үтә күренмелелек тәэмин итү өчен оештырыла.
“Кайнар линия” турындагы тулырак мәгълүмат Комитетның рәсми сайтында: http://okn.tatarstan.ru/goryachaya-liniya.htm урнаштырылган.