Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комитетының беренче утырышы үтте. Утырышны Комиссия рәисе, Комитет рәисе Иван Гущин уздырды.

Комиссия составына Комитет рәисе урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Альберт Сәлахов, Комитетның хокукый, оештыру һәм кадрлар эшләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, коррупцияле һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы зат, комиссия рәисе Резида Вильданова керде.

 Утырыш эшендә комиссия әгъзалары: Комитет карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева, Комитет рәисе урынбасары Светлана Персова, "Татарстан мәдәни мирас үзәге" ГБУ җитәкчесе вазифаларын башкаручы Роман Абрамов, Комитетның администраторлык һәм бухгалтерлык исәбе бүлеге җитәкчесе Чулпан Галимҗанова, шәһәр төзелеше секторы мөдире Неля Мизякова, дәүләт күзәтчелеге (контроле) суд-административ практика бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Дарья Заделенова, археология һәм мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге башлыгы Александр Нуриев, хокукый, оештыру һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Наталья Прохорова, мәдәни мирас объектларын саклау бүлеге башлыгы Наилә Хафизова катнашты.

Утырыш барышында Комитетның 2018 елдагы коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру турындагы мәгълүмат хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, чарада катнашучылар Комитетның 2019-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча программа проектын карады.

Комитет рәисе кисәтү чараларына басым ясарга кирәклеген белдерде һәм Комиссия әгъзаларын гражданнар хезмәткәрләренең табышлары, чыгымнары, милке һәм милек рәвешендәге йөкләмәләре турынданы мәгълүмат бирер алдыннан табышлар турындагы белешмәне тутыру тәртибен аңлату буенча семинар-киңәшмә оештырырга чакырды. Һәр хезмәткәр табышлары турындагы белешмә тапшырыр алдыннан документларын җентекләп әзерләргә тиеш.

Иван Гущин шулай ук алда көтелгән Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан бүләк алу һәм бирү тыелганны искәртеп узды.

Комиссиягә Комитетның 2019 елга коррупциягә каршы көрәш буенча планын раслау мәсьәләсе кертелде. Комиссия утырышлары кварталга бер тапкырдан да сирәгрәк узмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International