Татарстанның мәдәни мирас үзәгенә яңа җитәкче билгеләнде

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе
2019 елның 1 гыйнварыннан “Татарстанның мәдәни мирас үзәге” ДБУ җитәкчесе вазифасына Марсель Каюмов билгеләнә. Аны бу вазифага билгеләү турындагы боерыкны 2018 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин имзалады.

Марсель Каюмов 2010 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын инженер-архитектор белгечлеге буенча тәмамлаган. 2011 елдан башлап Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеген җитәкләгән һәм баш архитектор булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International