Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге әгъзалары Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектарын саклау комитеты белән килешү төзү тәкъдиме белән чыкты.
Җәмгыять рәисенең урынбасары Фәридә Зәбирова җәмгыятьнең 2018 елның 29 ноябрендә узган чираттагы утырышында: “Бу уртак тырышлык белән иҗтимагый-дәүләти партнерлыкны үстерү нияте турындагы килешү. Хәзерге вакытта Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Үзәк советы һәм Россия Мәдәният министрлыгы килешүе кысаларында 2022 елга кадәр җәмгыятьнең өстенлекле юнәлешләрен истә тотып, без әлеге документның проектын әзерләдек. Ул Татарстан Республикасының мирас буенча комитетына танышу өчен җибәрелде”, - дип аңлатып узды.
Аның сүзләренчә, 2018 елның җәенә кадәр, Татарстанда Мирас буенча комитет оештырылганчы, Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте иҗтимагый-дәүләти партнерлыкны төбәк Мәдәният министрлыгы белән үстергән.
“Без бу юнәлештә эшләдек инде. Күп кенә төбәкләрә җәмәгатьчеләр белән дәүләт органнары арасында каршылык күзәтелгән вакытта Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге Россиядә иҗтимагый-дәүләти партнерлыкны уңышлы җайга салучы буларак билгеле. Яңа структура булдырылды – без аның белән дә шундый ук мөнәсәбәтләр төзибез, чөнки дәүләт сагына булышу – безнең төп устав бурычыбыз. Өстәвенә, бу дөнья һәйкәлләрне саклау тәҗрибәсендәге тренд. Ә килешү – безнең хезмәттәшлекне дәвам итүнең яңа гарантия формасы”, - дип ачыклап узды Зәбирова.
Җәмәгатьчеләр үзләренең планнарын Комитет рәисе Иван Гущинга да җиткергән. Зәбирова сүзләренчә, ведомство үз тәкъдимнәрен документка кертәчәк. Комитет башлыгы уртак эшнең юнәлешләренә аныклык кертергә кирәклеген белдергән.
Үз чиратында Иван Гущин бу башлангычны уңай бәйләгән һәм иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлеккә әзер.
Бүгенге көндә Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан Республикасы бүлеге мәдәни мирас объектларын саклауга йөз тоткан чараларга зур өлеш кертә. Әлеге тармакны үстерү өчен бу эшне бергәләп дәвам итәргә кирәк.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча