Бүген Комитет рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты карамагындагы Мәдәни мирас буенча фәнни-методик советның мәдәни мирас объектларын һәм тарихи җирлекләрне дәүләт исәбенә алу секциясе утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин Мәскәүдә РФ Мәдәният министрлыгында «Кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты.
27 сентябрь көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты “Бизнес белән очрашу:мәдәни мирас объектларын саклап калу (җайлаштыру) эшләрен башкарган вакытта мәдәни мирас объектлары милекчеләрендә туган сораулар” темасына түгәрәк өстәл форматында очрашу узачак.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре, рәис Иван Гущин җитәкчелегендә, Санкт-Петербургта булып кайттылар.
ТР мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущинның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы
Киңәшмәдә РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов, «Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС) илкүләм комитеты» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Леонид Кондрашев, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ИКОМОС милли комитеты вице-президенты, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Вәлиев, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Сергеева һәм башкалар катнашты.
2019 елның 13 августында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында РФ Мәдәният министры урынбасары С.Г. Обрывалин рәислегендә агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча ведомство проектын әзерләү Советының чираттагы утырышы узды. Агач архитектура һәйкәлләрен саклау һәм алга таба агач төзелеш сәнгате объектлары белән идарә итү Концепциясен гамәлгә ашыру максатларында төзелгән Совет федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм эксперт бергәлеге, реставрация тармагы, мәдәни мирасны саклау буенча иҗтимагый берләшмәләр вәкилләрен үз эченә ала.
30 июльдә Индонезия Республикасының Джокьякарт Республикасының махсус округы губернаторы Солтан Хаменгкубувоно Х ның Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Комитет рәисе Индонезия делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында агач төзелеш сәнгате һәйкәлләрен саклау буенча ведомство проектын әзерләү өчен Совет төзелде.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында нефть үткәргеч салу проекты буенча хуҗалык өчен үзләштерелергә тиешле җир кишәрлекләренә тарихи-мәдәни экспертиза кысаларында археологлар тарафыннан моңарчы билгесез археологик мирас объекты ачыкланган иде. Объект Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында урнашкан һәм 2 гектарга якын мәйданны били.