Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре, рәис Иван Гущин җитәкчелегендә, Санкт-Петербургта булып кайттылар.
Сәфәрнең максаты-берничә ел дәвамында Санкт – Петербургта гамәлдә булган шундый ук башкарма хакимиятнең тармак органы булган Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне куллану һәм саклау буенча дәүләт комитетындагы (КГИОП) хезмәттәшләре белән мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу булды.
Бүген Невадагы шәһәр мәдәни мирасның бөеклеге һәм уникальлеге белән генә түгел, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау эшендә сизелерлек уңышлары белән дә дан тота. КГИОП ның шәһәрнең архитектура йөзен саклау өлкәсендә заманча инновацион технологияләр кулланып зур тәҗрибәсе бар.
КГИОП рәисе Сергей Макаров һәм комитет бүлекчәләре һәм ведомство карамагындагы оешмалар җитәкчеләре Татарстан коллегаларын мәдәни мирас объектлары турында мәгълүмат булган мәгълүмат системаларын эшләү һәм куллану тәҗрибәсе белән («Санкт-Петербургның ачык мәгълүматлары» порталы, «Санкт-Петербург геомәгълүмат системасы» төбәк мәгълүмат системасы), мәдәни мирас объектларын саклау зоналарындагы тарихи биналарны саклау механизмы белән таныштырдылар, мәдәни мирас объектларына хокук йөкләнешен теркәү мәсьәләләре буенча КГИОПның Санкт-Петербург буенча Росреестр Идарәсе белән хезмәттәшлек тәртибе, территорияләр, саклау зоналары һәм мәдәни мирас объектларын саклау зоналары турында белешмәләр бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты вәкилләрен шулай ук мәдәни мирас объекты билгеләре булган объектларны ачыклау буенча эш тәртибе, 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциядән килеп чыга торган халыкара йөкләмәләрне үтәү механизмнары, комитет эшчәнлеген юридик яктан тәэмин итү, КГИОП карамагындагы учреждениеләр һәм киңәшмә органнары эшчәнлеге кызыксындырды.