Зөядә Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларына карата халыкара хокук нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Зөядә Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларына карата халыкара хокук нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Очрашуда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларына карата Халыкара законнар таләпләрен үтәүне җайга салучы норматив хокукый актлар кабул итүнең мөһимлеге турында сүз барды.

Киңәшмәдә РФ Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе Глеб Петухов, «Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет (ИКОМОС) илкүләм комитеты» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Леонид Кондрашев, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ИКОМОС милли комитеты вице-президенты, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Вәлиев, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова катнашты. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Россия Мәдәният министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Сергеева һәм башкалар катнашты.

Татарстанда «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты өстендә эш бара. Ул 1972 елның 16 ноябрендәге Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциядән килеп чыккан халыкара йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан тарих һәм мәдәният һәйкәлләренә карата эшләнде. Закон проектында мәдәни мирас объектларының сакланышына, бөтенлегенә һәм чынлыгына өстәмә гарантияләр булдыру күздә тотыла.

 «Татарстан — Идел буе федераль округында ЮНЕСКОның берьюлы өч объекты булган бердәнбер төбәк, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин. – Бу -Казан Кремле, Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә Успение монастыре комплексы. Объектны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү-ул мәдәният һәйкәлен саклап калу ысулы гына түгел, ә көчле икътисадый стимул да: ЮНЕСКО объектлары туристларны үзенә җәлеп итә. Татарстан объектларның әзерләү технологияләре, документлар, объектларны презентацияләү өлкәсендә зур тәҗрибә туплады».

ЮНЕСКО исемлегенә кертү дәүләткә - Конвенция ягына бурычлар да йөкли, дип ассызыклады И. Гущин. Бөтендөнья мирасының һәр объекты тиешле идарә планы яки башка теркәлгән документаль идарә системасы булырга, шул рәвешле объектның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне билгеләгән универсаль кыйммәте сакланырга тиеш.

 

       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International