«Иске Кыязлы каберлеге» археологик мирас объекты дәүләт саклавына куелды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында нефть үткәргеч салу проекты буенча хуҗалык өчен үзләштерелергә тиешле җир кишәрлекләренә тарихи-мәдәни экспертиза кысаларында археологлар тарафыннан моңарчы билгесез археологик мирас объекты ачыкланган иде. Объект Иске Кыязлы, Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында урнашкан һәм 2 гектарга якын мәйданны били.

2019 елның 1 июлендә «Иске Кыязлы каберлеге» мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты боерыгы белән ачыкланган археологик мирас объектлары исемлегенә кертелде.

Территорияне планлаштыру проекты нигезендә объект өлешчә генә сәнәгать ихтыяҗлары өчен үзләштереләчәк, калган өлеше тикшерелмәячәк һәм консервацияләнмәячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International