27 сентябрь көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты “Бизнес белән очрашу:мәдәни мирас объектларын саклап калу (җайлаштыру) эшләрен башкарган вакытта мәдәни мирас объектлары милекчеләрендә туган сораулар” темасына түгәрәк өстәл форматында очрашу узачак.
Программада шулай ук 2019 елның III кварталы өчен мәдәни мирас объектларының торышы, сакланышы, кулланылышы, аны популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклануы торышына, федераль дәүләт күзәтчелеген оештырганда һәм гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу каралган.
Очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының актлар залында: Пушкин урамы, 66/33 йорт, 4 катта узачак. Башлана: 11.00.