30 июльдә Индонезия Республикасының Джокьякарт Республикасының махсус округы губернаторы Солтан Хаменгкубувоно Х ның Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Комитет рәисе Индонезия делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе вәкилләре катнашты.
Иң беренче каралган сорау арасында –Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча (ЮНЕСКО) хезмәттәшлек механизмнарын тикшерү.
Сәламләү сүзе белән Комитет рәисе И. Н.Гущин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, объектларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү – Мәдәният һәйкәлләрен саклап калу ысулы гына түгел, ә көчле икътисади стимул: ЮНЕСКО объектлары туристларны җәлеп итү тәэсиренә ия.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды» коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Т.П. Ларионова республиканың изге урыннарын, мөселман һәм православие мәдәнияте үзәкләрен – Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен саклау буенча зур эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең «Мәдәни мирас – Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар» комплекслы проектын тормышка ашыруда керткән өлеше һәм шәхси казанышлары бәяләп бетергесез зур булуын билгеләп үттеләр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар киләчәктә хезмәттәшлек һәм тәҗрибә алмашу турында карар кабул иттеләр.