Фәнни-методик советның чираттагы утырышы узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Комитет рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты карамагындагы Мәдәни мирас буенча фәнни-методик советның мәдәни мирас объектларын һәм тарихи җирлекләрне дәүләт исәбенә алу секциясе утырышын үткәрде.

Утырышта мәдәни мирас объекты - Казан шәһәре, 1 Май урамы, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан XIX гасыр башындагы торак йорт – ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү мәсьәләсе каралды. Ул йортны казанлылар Дары заводының офицерлар йорты дип атый.

Утырыш Дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза экспертлары, шулай ук дары заводы вәкилләре катнашында узды.

РФ Мәдәният министрлыгы карамагындагы мәдәни мирас буенча Федераль фәнни-методик совет әгъзасы Ирина Крымова һәм эксперт Ольга Рыжко видеоконференция режимында узган утырышта катнаштылар.

Архив материалларының җитәрлек булмавы сәбәпле, объектны ачыкланган объектлар исемлегенә кертү буенча Совет әгъзаларының фикерләре икегә бүленде.

Фикер алышу һәм ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча совет комитетка ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә Дары заводының офицерлар йортын кертергә тәкъдим итте.

Искәртеп узабыз, август аенда Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының 5.08.2019 елгы, №75-П боерыгы нигезендә, «Торак йорт, 19 гасыр башы»   «1 май урамы, 16 нчы йорт «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 16.1 маддәсе нигезендә, мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International