Бүген, 10 сентябрьдә, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин Мәскәүдә РФ Мәдәният министрлыгында «Кече тарихи җирлекләр территориясен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский Россиянең Кече тарихи шәһәрләрен торгызу программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итте. РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан әлеге проектта катнашу өчен «зур инвестицияләр» конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Чистай шәһәре дә расланды.
Проектта тугыз тарихи җирлек катнашуы каралган. Биш тарихи җирлектә: Выборг (Ленинград өлкәсе), Гороховец (Владимир өлкәсе), Ростов (Ярославль өлкәсе), Торжок (Тверь өлкәсе), Чистай (Татарстан Республикасы) Проектның «зур инвестицияләр» ярдәмче проектларын тормышка ашыру каралган. Проект эшчәнлеге дүрт шәһәрдә: Арзамас (Түбән Новгород өлкәсе), Иске Русса (Новгород өлкәсе), Суздаль (Владимир өлкәсе), Тутаев (Ярославль өлкәсе) «кече инвестицияләр» ярдәмче проектларын тормышка ашыруны үз эченә ала. Татарстанның Чистай шәһәре Россия Мәдәният министрлыгының Кече тарихи шәһәрләрне торгызу программасына керде, аны 2019 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Программа 5-6 елга исәпләнгән.
Проектны әзерләү һәм тәкъдимнәр формалаштыру өчен «Horwath Consulting Zagreb» халыкара консалтинг агентлыгы (Хорватия), «Леонтьев үзәге» Халыкара социаль-икътисади тикшеренүләр үзәге (Санкт-Петербург), «Профраврация» ҖЧҖ (Санкт-Петербург) составындагы консорциум билгеләнде. Әлеге компанияләрнең хезмәткәрләре эксперт-консультация төркеме төзи. Проектны тормышка ашыруга Санкт-Петербург шәһәренең инвестицион-төзелеш проектлары фонды җәлеп ителгән.
Чистайны ремонт-реставрацияләү эшләренә акчаны БРИКС Яңа үсеш банкы – 2014 елда Россия, Бразилия, Һингдстан, Кытай һәм КАР тарафыннан оештырылган халыкара финанс оешмасы бирә. Банк эшчәнлеге БРИКС әзгъзасы саналган дәүләтләрдә инфраструктура проектларын һәм тотрыклы үсеш проектларын финанслауга юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында Ведомствоара комиссия утырышында Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин доклад белән чыгыш ясады. РФ Мәдәният министрлыгы комиссиясе Чистайны торгызу проектын хуплады. Әлеге проект кысаларында зур күләмле ремонт-реставрация эшләре үткәрү, яңа музейлар булдыру, пассажирлар пристанен реконструкцияләү һәм башка проектларны 2019-2025 елларда (6 ел дәвамында) тормышка ашыру планлаштырыла. Чистай 41 млн. доллар күләмендә грант ярдәме алачак.
Зур күләмле реконструкция нәтиҗәсе бердәм мәдәни-туристик комплекс төзү булырга тиеш. Бу Чистайның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттырудан тыш, шәһәрнең алга таба социаль-икътисади үсеше өчен дә алшартлар тудырачак.