2019 елның 13 августында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында РФ Мәдәният министры урынбасары С.Г. Обрывалин рәислегендә агач архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча ведомство проектын әзерләү Советының чираттагы утырышы узды. Агач архитектура һәйкәлләрен саклау һәм алга таба агач төзелеш сәнгате объектлары белән идарә итү Концепциясен гамәлгә ашыру максатларында төзелгән Совет федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм эксперт бергәлеге, реставрация тармагы, мәдәни мирасны саклау буенча иҗтимагый берләшмәләр вәкилләрен үз эченә ала.
Элегрәк ведомство проекты төп юнәлешләр: консервация, ремонт-реставрация һәм авариягә каршы эшләр үткәрү өстенлекле программасы, волонтерлык хәрәкәте һәм агач архитектура һәйкәлләрен саклау өлкәсендә иҗтимагый оешмалар, агач архитектура һәйкәлләрен саклау өлкәсендә кадрлар программасын әзерләү буенча эшләрнең координаторы булачак диелгән иде.
Утырышта катнашучылар Росимуществоның киләчәктә яңадан торгызу өчен кулланучылары булмаган агач архитектура һәйкәлләре конкурссыз яки озак вакытка арендага бирү турындагы тәкъдимнәрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.
Томск өлкәсенең мәдәни мирасны саклау комитеты җитәкчесе Елена Перетягина шәхси инвесторлар өчен ташламалар программасы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Томск өлкәсендә агач архитектурасын саклау буенча уңай тәҗрибәне тәкъдим итеп, ул агач архитектура объектларын арендага бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында агач архитектура һәйкәлләрен саклау белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмаларга грант ярдәме күрсәтү мәсьәләләре фикер алышу темаларының берсе булды.
Җыелучылар шулай ук VIII Санкт-Петербург халыкара мәдәни форумында катнашу буенча да фикер алыштылар.