Комитет рәисенең Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

2019 елның 30 августы, җомга

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Республика көне – Татарстан Республикасының төп дәүләт бәйрәме белән котлыйм!

Бу республиканың күп гасырлык тарихы һәм үзенчәлекле мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурлана торган, бай милли гореф-гадәтләрнең кадерен белүче татарстанлылар өчен уртак бәйрәм. Бүген Татарстаныбыз - Россиянең бай мәдәни һәм тарихи традицияләре булган көчле, тиз үсеш кичерүче төбәге. Безнең республика, социаль-икътисади үсешнең катлаулы бурычларын эзлекле рәвештә хәл итеп, үзгәртеп корулар юлыннан ышанычлы алга бара.

Әмма республикабызның төп байлыгы - Татарстанның күпмилләтле халкы, хезмәт сөючән, талантлы, кунакчыл, республикабыз һәм тулаем илебез байлыгы хакына тыныч һәм тату хезмәт итүче.

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек, изгелек һәм тынычлык, шатлык һәм бәхет, билгеләнгән барлык ниятләрегезне тормышка ашыруда уңышлар, туган Татарстаныбыз һәм бөтен Россия өчен нәтиҗәле эш телим!

Иван Гущин

ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International