ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне, 12 октябрьдә, 1552 елда Казанны алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында Алабуга епискобы Иннокентий җитәкчелегендәге гыйбадәт узды. Сүз уңаеннан, чара Казансу ярында узды, чөнки дамбаны су баскан иде.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Мәчет 1879 елда Казан губернасы идарәсе тарафыннан расланган проект буенча төзелгән. Мәчет XIX гасыр татар агач архитектурасы үрнәге санала.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


7
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Үзгәртеп кору. Җайлау. Саклап калу. Мәдәни мирас белән эшләү буенча Голландиянең тәҗрибәсе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды, аның кысаларында архитекторлар һәм урбанистлар өчен биш көнлек воркшоп оештырылды.


5
октябрь, 2019 ел
шимбә

3-4 октябрьдә Россия Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Галимнәр йортында «Петербургта Төньяк Илләр атналыгы» фестивале кысаларында мәдәни мирас объектларын – агач архитектура һәйкәлләрен саклау буенча II Халыкара конференция узды.


4
октябрь, 2019 ел
җомга

Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы советның чираттагы утырышы кысаларында Казан Ратушасында оештырылган күргәзмәдә Комитет рәисе Иван Гущин чарада катнашучыларга Татарстанның мәдәни мирас объектларын нәтиҗәле файдалану проектларын тәкъдим итте.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Тарихи вакыйгаларны һәм фактларны бәяләү белән бәйле мәсьәләләрне бергәләп тикшерү һәм хәл итү максатыннан, Комитет тарафыннан Туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчыларның эксперт төркемен төзү турында карар кабул ителде.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Комитет рәисе Иван Гущин шушы көннәрдә ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү турындагы боерыкка кул куйды. Комитет һәм «Татарстанның мәдәни мирас үзәге» ДБУ экспертлары кергән комиссия Татарстан Республикасы, Теләче районы, Теләче авылы, Ленин урамы, 33 нче йорт адресы буенча урнашкан мәдәни мирас объекты булган «Изге Богородица Покров» объектын визуаль карап чыкты һәм фотофиксацияләде.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә: Комитет тарафыннан 2019 елның 27 сентябрендә 11.00 сәгатьтә планлаштырылган гавами чаралар уздыру Мәдәни мирас объектларын саклау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен, шул исәптән «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкярләр) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 45 маддәсендә каралган мәҗбүри таләпләрне куллануның проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышу, шулай ук төбәк дәүләт күзәтчелеген һәм федераль дәүләт күзәтчелеген оештырганда һәм гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу буенча, 2019 елның III кварталы өчен мәдәни мирас объектларын популярлаштыру һәм дәүләт саклавын тормышка ашыру зарурлыгына бәйле рәвештә 2019 елның 15 октябренә 11:00 сәгатькә күчерелә.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча Комитеты социаль челтәрләрдәге («Архитектурасы» каналы һ.б.) хәбәрләргә һәм битараф булмаган гражданнарның Казанның тарихи үзәгендәге революциягә кадәрге брандмауэр стенасын җимерү ихтималы турындагы мөрәҗәгатьләренә җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International