Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Яңа Иксинтәй каберлеге» археология һәйкәлен казу эшләре уздырылды. Борынгы таш гасыр кешеләренең каберлеге 2023 елда археологик разведка нәтиҗәсендә табылган. Ул ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты Карл Маркс бюстын саклау һәм күчерү эшләрен башкаруга караган проект документациясенә ясалган дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актын өйрәнә. Скульптура композициясе гранит постаменттагы күренекле немец философы, икътисадчысы, социологы, шагыйре, язучысы, журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Карл Марксны сурәтләгән бронза бюсттан гыйбарәт.
Бүген Kazan Digital Week кысаларында, Казанның «Корстон» КСКК мәйданчыгында мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру буенча «наследие в цифре» III Бөтенроссия конференциясе старт алды. Чарада ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук бөтен Россиянең профильле ведомстволарыннан 150 вәкил катнаша. Конференция «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
2024 елның 8 ае эчендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының археология бүлеге «үзләштерелергә тиешле территориядә чикләүләр булу турында бәяләмә» хезмәте кысаларында меңгә якын запрос эшкәртте. Сораулар дәүләт хезмәтләре аша бирелде, бу хакта комитет рәисе Иван Гущин мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру турындагы конференциядә сөйләде.
Бу хакта Kazan Digital Week - 2024 кысаларында узган «Наследие в цифре» III Бөтенроссия конференциясендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.
Югары Ослан районы Ключищи авылында урнашкан XIX гасыр кирпеч заводының сәнәгать торбасын экспертиза нәтиҗәләре буенча мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрына кертергә планлаштыралар.
Бүген иртән ТНВ туры эфирында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин иртәгә Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында узачак «Наследие в цифре» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны көтүе турында сөйләде.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты, мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертү максатында, 10 гыйбадәтханәгә тарихи-мәдәни экспертизалар үткәрә. Объектлар Питрәч районы тарихында мөһим урын алып тора. Алар арасында хәзерге вакытта гамәлдәге һәм ярым җимерек храмнар бар.
Казанда Кызыл Татарстан ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан Яңа Бистә тарихи мәчетенең («Ак мәчет») торгызылган манарасына ярымай кую тантанасы узды. Мәчет республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Тантаналы чарада Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук Казанның һәм Татарстанның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин Казан шәһәрен БРИКС илләре саммитына әзерләү дәвам итүе турында сөйләде. Мәсәлән, Сөембикә манарасында аварияләргә каршы эшләр тиз темпта алып барыла.