2024 елның 8 ае эчендә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының археология бүлеге «үзләштерелергә тиешле территориядә чикләүләр булу турында бәяләмә» хезмәте кысаларында меңгә якын запрос эшкәртте. Сораулар дәүләт хезмәтләре аша бирелде, бу хакта комитет рәисе Иван Гущин мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру турындагы конференциядә сөйләде.
Дәүләт хезмәтләре аша гариза бирү мөмкинлекләрен өстәү узган ел конференциядә каралды.
"Бу вакытны, бизнес җәмәгатьчелегенең акчасын экономияли. Безгә дә бик нык ярдәм итә. Бердәм порталга барлыгы 15 дәүләт хезмәте кертелгәч, без комитетка кешеләрнең килүенең бик нык кимүен күрдек. Без хәзер гражданнар мөрәҗәгате кысаларында гына очрашабыз", - дип билгеләде Иван Гущин.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало шулай ук цифрлаштыру мәдәни мирасны саклауга бәйле процессларда акчаларны экономияли, дип өстәде.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева процесларның үтә күренмәлелеген тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. Хакимият органнары моңа ирешү белән, бу ведомство эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеге турында сөйли.
"Шуннан башлыйк, «цифра» идарә процессы белән идарә итә. Аны оптимальләштерергә, үтә күренмәле итәргә һәм идарә карарларын эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Аларны җирлекләрдән алынган мәгълүматлар нигезендә кабул итәргә ярдәм итә. Әлбәттә, бу проектлау һәм төзелеш белән бәйле процессларга да кагыла. Бу бик мөһим процесслар, алар озак вакытны ала. Димәк, тикшеренүләр ярдәмендә алынган зур мәгълүматлар белән эшләү безгә интенсив адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Мәдәни мирас объектларын сатып алырга теләүче гражданнар белән мөнәсәбәтләр турында сөйләсәк, “цифр”ның булуы оператив эш итәргә мөмкинлек бирә. Бу саклау эшләренең үзенә дә кагыла, чөнки цифрлы җиһазлар аша башкарыла торган күзәтү дөресрәк», - дип өстәде Ләйлә Фазлыева.