Бүген Kazan Digital Week кысаларында, Казанның «Корстон» КСКК мәйданчыгында мәдәни мирас объектларын цифрлаштыру буенча «наследие в цифре» III Бөтенроссия конференциясе старт алды. Чарада ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты директоры Роман Рыбало, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук бөтен Россиянең профильле ведомстволарыннан 150 вәкил катнаша. Конференция «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Иван Гущин мәдәни мирасны саклау өлкәсенә цифрлы трендлар һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәләре белән уртаклашты. Ул искәрткәнчә, 2024 ел Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Хәзерге вакытта Татарстанда 6 меңгә якын дәүләт саклавындагы объект, 13 тарихи җирлек, шуларның 2се федераль әһәмияттәге тарихи җирлекләр – Чистай һәм Алабуга бар.
Һәрбер сан артында үз форматындагы төрле мәгълүматлар яшерелгән. Аларны цифрлаштыру һәм Татарстандагы мәгълүмат системаларына кертү белән «Татарстанның мәдәни мирас үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе шөгыльләнә. 2022 елдан махсус цифрлаштыру бүлеге булдырылды, мәгълүмати мохиттә яңа чакырулар һәм янауларга каршы тору шартларында, комитет штатына цифрлы куркынычсызлыкны тәэмин итүче белгечләр кертелде.
Казанышлар арасында – Татарстанда республиканың мәдәни мирас объектларының цифрлы архивын булдыру. Агымдагы елда 1,3 млн төрле форматтагы архив материалларын эшкәрттеләр, сортларга аердылар, цифрлаштырдылар һәм үзара бәйләнешле структуралаштырылган мәгълүмат базасын булдырдылар. Базада фәнни-проект документациясе, исәп материаллары һәм архив паспортлары бар. Цифрлы архив 30-40 ел формалашкан кәгазь архив проблемасын хәл итте.
Моннан тыш, комитет дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерде. Алар барлыгы - 15, шуларның 5се социаль әһәмиятле. Алар бердәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирелә. Мәсәлән, комитет сигез ай эчендә «үзләштерелергә тиешле территориядә чикләүләр булу турында бәяләмә» хезмәте буенча меңгә якын сорауны эшкәрткән.
Иван Гущин шулай ук «Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектлары» автоматлаштырылган системасын эшләү һәм гамәлгә кертү турында сөйләде. Аның бурычы – кеше ресурсын минималь файдаланып, «зур» мәгълүматларны системалаштыруны, саклап калуны һәм анализлауны, аларның импортын һәм тышкы кулланучы өчен экспортын тәэмин итү.
Республиканың мәдәни мирасын саклау өлкәсендә цифрлаштыруны аңлау өчен, КФУның Дизайн һәм киңлек сәнгате институты заманча технологияләр күргәзмәсе үткәрде.
Әйтик, яңа буын геодезия җиһазлары – 3D-сканерлар тәкъдим ителде. Алар кыска вакыт эчендә бинаның өч үлчәмле моделен төзергә мөмкинлек бирә.
Шулай ук күргәзмәдә контроль приборлар – үльтратавышлы томографлар тәкъдим ителде. Ул тавыш ярдәмендә тимер-бетон һәм таш конструкцияләрнең куышлыкларын һәм бушлыкларын билгеләргә мөмкинлек бирә.