Бүген иртән ТНВ туры эфирында Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин иртәгә Kazan Digital Week 2024 халыкара форумы кысаларында узачак «Наследие в цифре» фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны көтүе турында сөйләде.
Конференциядә Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә стратегик юнәлешләрне цифрлы трансформацияләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Тармакны цифрлаштыру буенча актуаль мәсьәләләрне караячак.
Конференциягә Россиянең 40 төбәгеннән мәдәни мирас объектларын саклау өчен җаваплы вәкилләр киләчәк. Конференцияне республиканың барлык халкы онлайн рәвештә, комитетның ВКонтактедагы битендәге сылтама буенча карый алачак.