Татарстанда мәдәни мирас объектлары турындагы 1,3 млн архив документы цифрлаштырылган

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бу хакта Kazan Digital Week - 2024 кысаларында узган «Наследие в цифре» III Бөтенроссия конференциясендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитеты рәисе Иван Гущин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, быелгы төп казанышларның берсе – тарихи-архитектура һәйкәлләренең цифрлы архивын булдыру. Әлеге архив 1,3 млн. берәмлектән артык документацияне берләштерә. Алар арасында фәнни-проект материаллары, исәп мәгълүматлары, архив паспортлары. Соңгы 30-40 ел эчендә тупланган мәгълүматның зур күләме хәзер вакытта барлык белгечләргә дә цифрлы рәвештә ачык.

Спикер билгеләп үткәнчә, хәзер Татарстан халкы дәүләт хезмәтләре порталында мәдәни мирасны саклау өлкәсендә 15 дәүләт хезмәтеннән файдалана ала. Җир кишәрлеген үзләштерүгә чикләүләр булу турындагы белешмәгә заказ бирү шундыйларның берсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International