Питрәч районындагы 10 гыйбадәтханәне мәдәни мирас буларак таныячаклар

2024 елның 6 сентябре, җомга

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты, мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертү максатында, 10 гыйбадәтханәгә тарихи-мәдәни экспертизалар үткәрә. Объектлар Питрәч районы тарихында мөһим урын алып тора. Алар арасында хәзерге вакытта гамәлдәге һәм ярым җимерек храмнар бар.

Ачыкланган мәдәни мирас объектларының иң борынгысы – К =азылы авылында 1741 елда төзелгән Благовещение чиркәве. Чиркәү тарихи кыйммәткә ия. Ул рус барокко стилендәге культ архитектуратүрнәге.

XVIII гасырга тагын берничә гыйбадәтханә карый. 1757-1763 елларда Кулай авылы тирәсендә “Происхождения честных древ креста Господня” чиркәве төзелә. Гыйбадәтханә Мәскәү Посад стиле элементлары белән, барокко стилендә төзелгән.

Селенгуши авылындагы Иоанн-Предтеченский чиркәве 1763 ел белән даталана.Объектның торышы канәгатьләнерлек түгел.

Преображение чиркәве Рус Сәрдәсе авылы булуының бердәнбер дәлиле булып калган. Кирпечтән салынган гыйбадәтханә өч этапта – 1774, 1882 һәм 1910 елларда төзелгән. Хәзер объект ярым җимерек хәлдә.

Шулай ук элек Елагино авылында урнашкан 1760 елда төзелгән Вознесение чиркәве дә авария хәлендә. Рус терема стилендәге ике тәхетле гыйбадәтханә кырда урнашкан.

Тягаш авылында Покров чиркәве яхшы хәлдә. Ике тәхетле гыйбадәтханә 1787 елдан соң барокко стилендә төзелгән.

XIX гасырга Богородское авылында Успение чиркәве (1883-1888) карый. Бина тарихи-мәдәни кыйммәткә ия, эклетика чоры архитектурасы объекты булып тора, аның декорында псевдоренессанс билгеләре күзәтелә. Храм канәгатьләнерлек хәлдә.

Шулай ук Янцевары авылында 1875-1884 елларда төзелгән агач Покров чиркәве дә карала. Хәзерге вакытта канәгатьләнерлек хәлдә түгел.

Куюки авылында 1905 елда төзелгән Никольский чиркәвеннән һәм часовнядан (1889) торган гыйбадәтханә комплексы. Гыйбадәтханәне 2000 елларда торгыза башлаганнар, хәзер ул канәгатьләнерлек хәлдә.

Моннан тыш, Югары Девлизери авылында 1904 елда төзелгән Троица чиркәве дә карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International