Иван Гущин Ак мәчет реставрациясен карады

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда Кызыл Татарстан ур., 20 йорт адресы буенча урнашкан Яңа Бистә тарихи мәчетенең («Ак мәчет») торгызылган манарасына ярымай кую тантанасы узды. Мәчет республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Тантаналы чарада Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук Казанның һәм Татарстанның дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Бәйрәм Коръән укудан һәм дога кылудан башланды, соңрак ярымайлы шпиль куелды.

Иван Гущин тантанада ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә республикабызда дини характердагы 500ләп мәдәни мирас объекты бар. Алар арасында мәчетләр дә, православие храмнары да.

"Һәр объект аеруча кадерле. Бу мәчет тә безнең өчен бик мөһим, чөнки бу объект бик озак вакыт ташландык хәлдә торды. Аллага шөкер, без барыбыз бергә игътибарны бу мәчеткә юнәлттек. Шунысы куанычлы, бу проект бюджет акчасына түгел, ә бары тик хәйрия акчалары ярдәмендә генә тормышка ашырыла. Бу проектта катнашкан барлык меценатларга, хәйриячеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Проект, һичшиксез, бик кыйммәткә төште. Реставрация арзан була алмый. Күрәсезме, бүген нинди гүзәллек, нинди мәһабәт манара күренә. Безгә реставрация процессында мөселман кануннарын гына түгел, архитектура буенча таләпләрне дә үтәү, бинаны тарихи кыяфәтенә китерү мөһим иде", - дип билгеләде Иван Гущин.

Яңа Бистә мәчете элеккеге агач мәчет урынында 1805 елда ук төзелгән булган. Мәчеттәге реставрация эшләре елдан артык алып барыла, моңа кадәр мәчет озак вакыт тик торган. Һәйкәлнең архитектурасында Урта гасыр Болгар татар халык архитектурасының стильләштерелгән формалары һәм классицизм архитектурасы элементлары кулланыла.

Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы 542 кв.метр. Ул – ике катлы, икенче катта ике өлешле ирләр намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар намаз залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләрнең аерым бинасы да бар (тәһарәтханә, ашау бүлмәсе, җылылык төене). Мәчет комплексының мәйданы 1466 кв. метр тәшкил итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International